Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Коррупциягә каршы 30 октябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшенә комиссия рәисе - БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә коррупциягә каршы тору эшләре буенча чыгышлар тыңланды. БМР башкарма комитеты җаваплы хезмәткәрләре, Бөгелмә шәһәр прокуроры, авыл җирлеге...

Коррупциягә каршы

30 октябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшенә комиссия рәисе - БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
Киңәшмәдә коррупциягә каршы тору эшләре буенча чыгышлар тыңланды. БМР башкарма комитеты җаваплы хезмәткәрләре, Бөгелмә шәһәр прокуроры, авыл җирлеге башлыгы докладлары игътибарга алынды. Тормышыбызның төрле өлкәләрендә күтәрелгән мәсьәлә буенча күп кенә хилафлыклар булуы ачыкланды, аларны бетерү юллары күрсәтелде.
/Бу турыда тулырак - газетаның алдагы санында/.

Чисталык һәм ямь өчен

Бөгелмә халкының каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 2,3 миллион сумга махсус контейнерлар кайтарылды.
Предприятие-оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә салган зыяннары өчен түләгән акчасына алынган савытлар торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты аша идарәче компанияләргә тапшырылачак, алары исә контейнерларны кирәк дип санаган урыннарга урнаштырачаклар.

Түләү үзгәрде

1 ноябрьдән электр энергиясе өчен түләү үзгәрде. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу гамәл көндез һәм кичен төрлечә үлчи торган икетарифлы приборлар куелган фатир хуҗаларына гына кагыла. Элек алар, билгеле, электр энергиясен куллануда экономияне сизәләр иде, чөнки кичләрен көндезгә караганда ике мәртәбәгә якын кимрәк түләделәр. Ә менә бу айда тәүлекнең зоналарга бүленгән тарифы үзгәрде. Көндез 2 сум 81 тиен булса, кичен ул 1 сум 89 тиен торачак. Электр плитәләре һәм өйләрен электр белән җылыткан кешеләр өчен - кимрәк. Мондый приборлар төнге сәгать 11дән иртәнге 7гә кадәр компьютерда утырган, яисә машинада кер юган кешеләр өчен кулай.
Ә инде тарифларга бүленмәгән, безнеңчә әйткәндә, гади приборлар куйдырткан кешеләр 1 киловаттын 2 сум 57 тиеннән түлиләр. Кем дә кем үзенең ике тарифлы счетчигын берлегә алыштырырга тели, андыйлар гариза язып, "Татэнергосбыт"ка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Бу очракта яңа счетчик алырга кирәкми.

Мөмкинлекләр киңәя

Тиздән интернетта Бөгелмәдә яшәүче сукырлар өчен социаль челтәр булдырылачак. Анда сөйләшеп аралашырга мөмкин булачак. Эш мондый тәртиптә оештырыла: өй телефоныннан кирәкле номерны җыясың, анда интернетта үз битеңне ачып, беренче язма тавышны теркәү тәртибен аңлатачаклар. Кеше үзенең яшен, җенесен атый, кыскача үзе белән таныштыра. Шулай итеп, мәнфәгатьләре, уй-фикерләре уртак булган кешеләр төркеменә кереп, аралашырга җай туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса