Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Искә алдылар 15 февраль көнне "Хәрби туганлык" иҗтимагый оешмасы вәкилләре киң җәмәгатьчелек катнашында Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуның 24 еллыгын билгеләп үттеләр. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов әлеге гаделсез сугышта һәлак булган егетләребезнең әти-әниләренә, туганнарына мөрәҗәгать итте, юату сүзләрен җиткерде. "Хәрби туганлык" оешмасы рәисе Леонид Прошин...

Искә алдылар

15 февраль көнне "Хәрби туганлык" иҗтимагый оешмасы вәкилләре киң җәмәгатьчелек катнашында Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуның 24 еллыгын билгеләп үттеләр.
Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов әлеге гаделсез сугышта һәлак булган егетләребезнең әти-әниләренә, туганнарына мөрәҗәгать итте, юату сүзләрен җиткерде.
"Хәрби туганлык" оешмасы рәисе Леонид Прошин район һәм шәһәрдәге төрле сугышларда (Әфганстан, Төньяк Кавказ һ. б.ларда) катнашкан егетләрнең гаиләләрен барлап торулары, хәрби низаг урыннарыннан кайтканнарга тыныч тормышта үз урыннарын табарга булышу максатында эш алып барулары турында сөйләде. Әлеге оешмага яңа кергәннәргә таныклыклар тапшырды. Чара хәрби конфликтларда башларын салган егетләр хөрмәтенә эшләнгән
мемориалга чәчәкләр - кызыл канә-ферләр салу белән төгәлләнде.

Хосусыйлаштыру срогы озайтыла

Торакны бушлай приватизацияләү срогы тагын ике елга озайтылырга мөмкин.
Мондый тәкъдим белән РФ Президенты Владимир Путин чыкты. Бу турыдагы закон проекты исә Дәүләт Думасында кичә беренче укылышта каралды. Алдагы укылышларда да депутатлар тарафыннан закон проекты хупланган очракта, торакны бушлай хосусыйлаштыру 2015 елның 1 мартына кадәр озайтылыр дип көтелә.

Икесе дә гамәлдә

Быел Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар мәҗбүри фәннәрнең берсе саналган татар теленнән имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак. Билгеле булганча, имтихан тапшыруның, традицион формасыннан тыш, яңа ысулы гамәлгә былтыр кертелгән иде.
Киләсе елга татар теленнән имтихан, рус теле һәм математика кебек үк, бары тик яңа формада гына үткәреләчәк. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында 2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын /БДИ/ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Изге сәфәргә җыенучыларга

Быел хаҗга барып кайту Татарстан мөселманнарына якынча 5 мең доллларга төшәчәк икән.
Әлеге бәягә юл, көнгә ике мәртәбә туктану, ирхәм һәм корбан чалу чыгымнары керә. Моннан тыш, хаҗ сәфәренә җыенучыга махсус сумка да биреләчәк ди. Монысы инде багаж рөхсәт ителгән авырлыктан артмасын һәм югалмасын өчен эшләнәдер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса