Яңалыклар
Халыкка юридик ярдәм 22 мартта "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (М. Җәлил урамы, 31 - 310), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында, 8 - 12 сәгатьтә - адвокат, 13 - 16 сәгатьтә нотариус кабул итәчәк. 4-03-99 телефоны аша алдан язылып кую кирәк. Өстәл теннисы Казанда яшүсмерләр арасында өстәл теннисы ярышларының...
Халыкка юридик ярдәм
22 мартта "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (М. Җәлил урамы, 31 - 310), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында, 8 - 12 сәгатьтә - адвокат, 13 - 16 сәгатьтә нотариус кабул итәчәк. 4-03-99 телефоны аша алдан язылып кую кирәк.
Өстәл теннисы
Казанда яшүсмерләр арасында өстәл теннисы ярышларының респуб-ликакүләм IX спартакиадасы узды.
Анда якташларыбыз уңышлы чыгыш ясады һәм командалар ярышында үз төркемендә I урынны яулады. Аерым уенчылар арасында Д. Варламова /6 нчы мәктәп/, Р. Ганиев /2 нче лицей/ - беренче, А. Князькина /6 нчы мәктәп/ - икенче, Я. Шанцев /2 нче лицей/ бишенче булдылар. Ир-егетләр һәм кызлар арасында барган парлы уенчылар ярышында да безнекеләр беренчелекне алды.
Телевизор "ял итәчәк"
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы, санлы эфир тапшыруларын оештыру максатында, Лениногорск радиотелевизион үзәк мачтасында антенна системасын урнаштыру эшләрен төгәлләү өчен җиһазлары әлеге радиотелеүзәктә урнашкан барлык телерадиокомпанияләрнең программа тапшыруларын эфирга бирүне туктатып торачак.
Бу эш 1 апрельдән 25 майга кадәр дәвам итәчәк, якшәмбе һәм май бәйрәме көннәрендә исә (1 - 5, 9 - 12 майда) программалар тулысынча күрсәтеләчәк. Шулай итеп, эш көннәрендә телевизорлар иртәнге 8дән 18 сәгатькә кадәр "ял итәчәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа