Яңалыклар
Җиңүчеләр рәтендә Хатын-кыз, гаилә һәм ана образының дан җырлауга юнәлтелгән "Нечкәбил" IX республика конкурсы җиңү-челәре рәтенә Карабаш бистәсеннән Люция Звегинцева да кергән. Ул "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә II урын яулаган. Конкурсның финал өлешендә республиканың 21 районыннан 33 гаилә көч сынашкан. Гражданнар оборонасы Бүген ил күләмендә гражданнар оборонасы буенча әзерлек эшләре тикшерелә....
Җиңүчеләр рәтендә
Хатын-кыз, гаилә һәм ана образының дан җырлауга юнәлтелгән "Нечкәбил" IX республика конкурсы җиңү-челәре рәтенә Карабаш бистәсеннән Люция Звегинцева да кергән. Ул "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә II урын яулаган. Конкурсның финал өлешендә республиканың 21 районыннан 33 гаилә көч сынашкан.
Гражданнар оборонасы
Бүген ил күләмендә гражданнар оборонасы буенча әзерлек эшләре тикшерелә. Тикшерү эшләрен оештыручы - РФ Хөкүмәте. Көндезге сәгать 9да сиреналар кычкыруы махсус сигнал булып тора. Һәрбер гражданның гадәттән тыш мондый вәзгыятьтә нәрсә эшләргә икәнлеген белүе, һич кенә дә төшенкелеккә бирелмәве зарур. Әлеге сигналны ишеткәннән соң һәркем телевизорны кабызырга ("Татарстан - Яңа гасыр", "Россия-1" каналлары) һәм нәрсә булуын, нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл ачыкларга тиеш. Бу турыда искәртеп, "МТС" һәм "Мегафон" элемтә операторлары абонентларына SMS-хәбәрләр киләчәк. Бөгелмәдә сирена тавышы Бөгелмә кунакханәсе, тимер юл вокзалы, сөт комбинаты, механика заводы биналарыннан, мәчет манараларыннан яңгыраячак.
"Яшел рекорд"
Бүген шәһәр һәм район территориясендә, Татарстанның "Яшел рекорд" проекты кысаларында, агач һәм куаклар утыртыла башлады. Үсентеләр белән Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре тәэмин итә. Яшелләндерү эшендә хезмәт коллективлары актив катнашыр дип көтелә.
"Кайнар линия" эшли
Көннәр салкынайтты, беренче кыраулар да төште. Күп кенә йортларга җылы вакытында бирелде. Ә сезнең йортта җылы бирелдеме, проблемалар юкмы? Әлеге уңайдан сорауларыгыз, гозерләрегез булса, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында махсус "кайнар линия" эшли башлады. Түбәндәге телефоннарга шылтырата аласыз: 4-40-99, 4-00-99.
Поезд һәм автомобиль
27 сентябрь көнне көндезге сәгать икеләр тирәсендә Бөгелмә районы "Акбаш" станциясе янында, тимер юл белән автомобиль юллары кисешкән җирдә Уфа - Санкт-Петербург поезды җиңел автомобиль белән бәрелешә. Бу вакыйга нигезендә тикшерү эшләре үткәрелә. Әлегә шуны әйтеп була, юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылар юк. Автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры хастаханәгә озатылган. Поезд тепловозы "Бөгелмә" станциясендә алыштырылган һәм юлын дәвам иттергән.
Игътибар!
8 октябрьдән 18енә кадәр генә!
Бөтенроссия әбунәчеләр ункөнлеге кысаларында, Бөгелмә шәһәре һәм районы элемтә үзәкләрендә матбугат чараларына язылу үткәрелә. Әлеге ункөнлектә "Бөгелмә авазы" газетасына язылу ташламалы булачак: бу көннәрдә 2014 елның I яртыеллыгына /6 айга/ сез 267 сум 30 тиеннән языла аласыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Поч-та бүлекләрендә сезне көтәләр!
Ярминкә
Якшәмбе, 6 октябрь көнне, шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе базарында авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе була. Башлана сәгать 9да.
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре
Бүген, 4 октябрь көнне, иртәнге
9 сәгатьтә бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләре буенча сирена кычкыртылачак, бу Россия буенча оештырыла һәм "Внимание, всем!" дигәнне аңлата.
Сирена ишетү белән, гражданнар радио, ТВ кебек мәгълүмат чыганакларын кабызырга, ТВның "Россия 1", "ТНВ" каналларын карарга (алга таба Россия-2", "Культура", "Россия 24" каналларын да шуңа җәлеп итү буенча эш бара) яки "МТС", "Мегафон" операторлары элемтә хезмәте күрсәтә торган кесә телефоннарына килгән СМС-хәбәр-күрсәтмәне карарга тиеш була.
Гражданнар оборонасы чараларын тәэмин итүдә 14 хезмәт катнаша, төп эшләрне башкаруда гражданнар оборонасы көчләре 150 мең кешегә җыела, муниципалитетларда штаблар эшли. Ул көнне республикада хакимият һәм идарә органнарын хәбәрдар итү, төбәкнең үзәкләштереп сөрән салу системасын тикшерү, РФ Хөкүмәте вәкилләре җитәкчелегендә тиешле чаралар күрү, уку йортларында тормыш иминлеге дәресләре уздыру планлаштырылган. Татарстанда өйрәнүләр белән ТР Хөкүмәте башлыгы җитәкчелек итәчәк.
Өлкәннәрне хөрмәтләп
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 13 сентябрьдән барлык министрлыклар һәм ведомстволар алдында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру бурычы билгеләнгән иде.
Республикада пенсия алучылар саны - 1 миллион 66 мең кеше. Эшли торган пенсионерларга килгәндә, алар - 384 мең кеше. Татарстан - картаю коэффициенты югары булган төбәк.
Татарстанда 100 яшьлек һәм аннан өлкән булган 173 кеше яши. 2008 елда
озак яшәүче 28 кеше билгеләнсә, биш
елда бу сан икеләтә арткан. Декада кы-
саларында өлкәннәргә аерым игътибар бирелә. Халыкара өлкәннәр көнендә
90, 95 һәм 100 яшь тулган 28 кеше
РФ Президенты В. Путин исеменнән котлау ала.
Каләм тибрәтүчеләр арта
Ключи төп гомумбелем бирү мәк-тәбендә быелгы уку елында "Илһам-лы каләм" түгәрәге үз эшен башлап җибәрде. Түгәрәкнең җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укучысы Лилия Хаҗип кызы Матурова.
Түгәрәккә бик теләп 8 укучы йөри. 5 нче сыйныф укучылары Никита Шулик һәм Рәйхана Кашапова Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, газетага беренче мәкаләләрен тәкъдим итеп, редакция коллективын да сөендерергә өлгерде инде. Киләчәктә әлеге түгәрәкнең каләм тибрәтүчеләреннән тагын да матуррак, саллырак мәкаләләр, иҗади язмалар көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа