Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Энергетиклар көне белән! Энергетиклар көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов икътисадның шушы мөһим тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һәм энергетика ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрикли. "Хөрмәтле Бөгелмә муниципаль районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Энергетика - икътисадның...

Энергетиклар көне белән!
Энергетиклар көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов икътисадның шушы мөһим тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һәм энергетика ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрикли.
"Хөрмәтле Бөгелмә муниципаль районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Энергетика - икътисадның нигезен тәшкил итүче тармак. Аның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә йортларда һәм җитештерүдә иминлек һәм тынычлык хөкем сөрә. Сез бөгелмәләрне, предприятие һәм оешмаларны яшәешне аннан башка күз алдына да китереп булмый торган әйберләр - электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итәсез. Энергетика тармагы ветераннарына аерым ихтирам сүзләрен җиткерәм, яшь буын, нәкъ менә сездән эш тәҗрибәсен кабул итеп алып, эшчәнлектә уңышлы куллана бит.
Энергетик хезмәте зур һөнәри осталык, җаваплылык һәм тәртип таләп итә. Күп кенә энергетиклар хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә тәбрикләү сүзләрен эш урыннарында кабул итеп алып, һәр мизгелдә көйле һәм тиз эшләргә әзер тора.
Хөрмәтле энергетиклар! Районыбыз халкы исеменнән үз хезмәтегезне намуслы итеп башкарганыгыз һәм һөнәргә тугры булуыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм кирәкле эшегездә һәлакәтләрсез хезмәт телим!" - диелә котлауда.

Хезмәткә хөрмәт
Хокук саклау органнарында намус белән эшләгәне, хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешкәне, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченные, полиция майоры Иван Иванович Мельниковка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелә.

Тәкъдимнәрне кертергә мөмкин
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан, Бөгелмә шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү схемасы булдыру буенча эшләр үткәрелгән.
Җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты белән bugulma.tatar.ru ("Сферы жизни" - "ЖКХ" - "Внимание") Бөгелмә муниципаль районы официаль порталында танышырга мөмкин.
Искәрмә һәм тәкъдимнәр язма һәм электрон төрдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423230, ТР, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 102 нче бүлмә, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге. Белешмәләр өчен телефон /факс: 8(85594) 4-00-99 һәм электрон адрес: T.Naumova@tatar.ru.
Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертү вакыты - агымдагы елның 18 декабренә кадәр. Җылылык белән тәэмин итү схемасы проекты буенча гамәли тыңлаулар 19 декабрь көнне 15 сәгатьтә зур утырышлар залында үтәчәк.

Авыллар бәйрәм итә
Ноябрь ахырында Акбаш бистәсендә Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантана күпфункцияле үзәктә узды.
Иң элек авыл халкы арасында "Авыл яши - авыл җырлый" үзешчән сәнгать смотр-конкурсы игълан ителгән иде. Бәйгегә бөтен авыл әзерләнде. Учреждение фойесын З. Герасимова, В. Артемованың декоратив-кулланма сәнгать эшләре күргәзмәләре белән бизәделәр. Өч иҗат коллективы арасында чын көндәшлек барлыкка килде. Төрле яшь һәм милләт вәкилен үз эченә алган һәрбер коллектив 25тән артык кешедән торды. 200 урынлы зал үзешчән артистларга көч бирергә килүче барлык тамашачыларны үзенә сыйдыра алмады.
Тамашачыларны һәм катнашучыларны күңелле биюләр, матур җырлар, шигырьләр, театральләштерелгән сәхнә күренешләре сөендерде.
Тантана ахырында барлык үзешчән сәнгать коллективлары да Акбаш авыл җирлеге башлыгы Р. Хуҗиев тарафыннан Дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмнең химаячесе - "Акбаш-Агро" җәмгыяте директоры А. Кикоть ярдәме белән барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар.
Йомгаклау чыгышында клублар системасы директоры И. Ибәтуллина мондый чараның Бөгелмә районында беренче тапкыр үткәрелүе хакында билгеләп үтте һәм аның авыллар арасында үзешчән сәнгать фестивальләре үткәрүгә башлангыч булырга мөмкинлеге хакында әйтте. Ул оешкан вокаль коллективларга киләчәктә дә иҗади үсешләре өчен DVD-караокэлар һәм дусларча аралашу өчен чәй сервисы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса