Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Яңалыклар

Укучыларга - уңышлар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыклары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе норатив документлары килешенүе буенча, талантлы укучыларны һәм иҗади укытучыларны ачыклау максатыннан, октябрь аенда - укучылар арасында үтүче фән олимпиадаларның мәктәп этабы, ә 15 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль (21...

Укучыларга - уңышлар

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыклары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе норатив документлары килешенүе буенча, талантлы укучыларны һәм иҗади укытучыларны ачыклау максатыннан, октябрь аенда - укучылар арасында үтүче фән олимпиадаларның мәктәп этабы, ә 15 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль (21 фән буенча) һәм республика этаплары (10 фән буенча) үтте.

Әлеге чара кысасында, мәктәп этабында - 14 000 укучы, муниципаль этапта - 2 500дән артык сәләтле бала катнашты. Агымдагы уку елында муниципаль этапта 243 укучы җиңүче дип танылды һәм бүләкләнде.

25-27 декабрьдә Казанда мордва һәм чуаш телләре буенча олимпиаданың республика этабы үтте. Бөгелмә муниципаль районының якшәмбе мордва мәктәбендә укучылар әлеге бәйгенең җиңүчеләре булдылар, бу - Екатерина Лунева, Анатолий Давыдов (икесе дә 11 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары) һәм Николай Аблаков (Ключи төп гомумбелем бирү мәктәбе).

Бүгенгесе көндә бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы үтә. Егет һәм кызларга уңышлар һәм җиңүләр насыйп булсын.

Яшьләр - фән юлында

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, "Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты" белән берлектә, 2013 елның 21 декабрендә "84 нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат" базасында, укучыларның "Яшьләр - фән юлында" өченче республика фәнни-практик конференциясен үткәрде.

Республика конференциясендә 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Йомгаклау этабына Татарстанның 13 шәһәреннән 162 эш үтте. Призлы урыннар яулаучылар арасында бөгелмәле - лицей-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Илдан Гыйззәтуллин да бар иде.

Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса