Яңа унъеллыкка аяк басканда
Яңа ел төне елга бер генә килә, аны каршыларга әзерлек барышында авыл-шәһәрләр күзгә күренеп үзгәрәләр.
Сәүдә витриналарында, күңелләрне күтәреп, аллы-гөлле утлар җемелди, йортлар тәрәзәләре дә төрле утлар балкуы белән үзенә җәлеп итә. Шәһәр офислары, зур предприятиеләр каршында кабартылган, пластик яки металл элементлардан гаҗәеп матур композицияләр пәйда булды. Авылларда да өй түбәләре, тәрәзәләр балкып тора. Болар барысы да әкияти бер мохит тудыра, тылсымлы бәйрәм якынлашуга ныграк ышандыра бара.
Менә шәһәрнең үзәк мәйданында төп чыршы да басып тора инде, биналар, сәүдә үзәкләре, социаль өлкә объектлары бизәлеп бетеп килә. Бәйрәмгә сихри төсмер бирүдә предприятиеләр хезмәтчәннәре дә калышмый. “ТНГ-Групп” белгечләре бу игелекле эшкә беренчеләрдән булып керештеләр.
– Теләсә кайсы бинаны матур итеп бизәп була. Кич җитүгә, әкияти дөнья хозуры тудыру өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Соңгы өч елда без кызыклырак, яңарак нәрсә уйлап табарга тырышабыз, – ди “ТНГ-Групп”ның “Геосервис” идарәсе баш инженеры Самат Сәхиб улы Маннапов. – Быел менә фасадта дистәдән артык йолдыз “кабынды”. Шакмак-бүләкләр, декоратив аркадагы шарда уналты төсле бияләй безнең хезмәткәрләр өчен генә түгел, шәһәрдәшләр өчен дә күңелле яңалык булыр, мөгаен. Караңгы төшкәч, алар барысы да яна һәм балкып тора. Шәһәребезне ямьлерәк итәргә тырышуыбыз нәтиҗәсе бу.
Бина фасадындагы сыгылмалы неон контурлар, дюралайт язулары, җемелдәгән кар бөртекләре, якты гирляндалар – һәммәсе дә компания хезмәткәрләренең генә түгел, ә шәһәрдәшләр күңелен дә күтәрә. Бу бик мөһим эшкә “ТНГ-Групп”та бик җаваплы карыйлар. Компания объектларын Яңа ел алдыннан бизәү эшләренә генераль директорның маркетинг буенча урынбасары Денис Александрович Кислер җитәкчелек итә. Әзерлек темасына сөйләшү моннан ярты ел элек үк башланган инде. Әлеге эш өчен җаваплы хезмәткәрләр махсус җыелып, продукцияләр каталогы белән таныша, узган елыгы тәҗрибәне искә төшереп, уңай һәм бик үк уңышлы булмаган якларын анализлый, 2020 елга бизәү макетын карый. Инде ниятләгәннәрне күз алдына китерә башларлык булгач, заказ объектын сайлыйлар. Менә алар барысы да Ворошилов урамында, төп офис янында чынга ашкан инде. Олыларга да, балаларга да бик ошый, карточка төшәр урыннар да күп.
– Без якын гына яшибез. Әти-әнием белән монда һәр кичтә киләбез. Искиткеч матур! Мондыйны бер дә күргәнем юк иде әле. Миңа шундый ошый, бигрәк тә менә бу зур шар астыннан йөгереп йөрергә яратам. Йолдызлар тулы күк йөзе кебек тоела миңа, хәтта теләкләр телисе килә. Барысы да чынга ашар кебек! Әнә минем яраткан китап битеннән Щелкунчик төшкән. Чын әкият инде! – ди Сафинә Әхмәтшина, тәэсирләре белән уртаклашып.
“ТНГ-Групп” бинасының фасадын җиңел алюмин конструкцияләрдән торган җем-җем кар бөртекләре аеруча ямьли. Зәңгәр күкнең бихисап йолдызлары диярсең! Бинага керү юлында исә, чыннан да, дәү генә Щелкунчик тора, шәм дә бар – Раштуа бизәге. Бик тә зәвыклы. Ә зәңгәр чыршылар тагын – барысы да күзләрне һәм күңелләрне иркәли. – Чыршыларга карап туймаслык! Барысы да озыннар, төз-сылулар, чын шатлык бөркеп утыралар. Искиткеч! Башка бер җирдә дә мондый матурлык күрмәдем әле, – ди узып баручы бөгелмәле Эльвина Галиева.
Геофизиклар шәһәр объектларын бизәүгә дә өлеш кертәләр. Быел, мәсәлән, үзәк мәйдандагы “патша тавы”н төзүдә иҗади караш сизелеп тора. Техника йорты каршындагы чыршыны да, якын-тирәдәге агач-баганаларны да матур композиция итеп, алар бизәп куйды.
– Эшебезгә игътибар итәләр, карап сөенәләр – шәп бит инде. Компаниянең төп бинасы каршында балалар да, олылар да күп. Кичләрен дә күңелле авазлар тынып тормый. Тик карап хозурланырга, истәлеккә фотога төшәргә дип килгән яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Саклыйк әле шушы матурлыкны!” – диясе килә. Барысы да шәһәрдәшләр өчен, аларның күңелен күтәрү өчен эшләнде. Ватмый, җимерми саклыйсы иде. Щелкунчикка зыян салырга, чыршыдан гирляндаларны алып китәргә маташулар булды инде. Әйдәгез, бәйрәм рухын бозмыйк әле! – ди Самат Сәхибович.
Балалар кышкы каникулларның тәмен тулысынча тойсын, ләззәт алсын, тиешенчә ял итсен өчен “Сосновка” сәламәтләндерү лагере территориясе дә Яңа ел рухы белән сугарылды, ямьләндерелде. Бизәлгән чыршылар, яктыртылган шугалак, территориянең буеннан-буена сузылган гирляндалар – барысы да соклангыч. Контурлы яктырту өчен үтә күренмәле, сыгылмалы дюралайт шнурлар кулланылган, алар эчендә нәни генә светодиод лампочкалар яна. Гирляндаларның иң өске өлешеннән кала, башка бер генә җиренә дә ни кар, ни яңгыр тиярлек түгел. Бар нечкәлекләренә кадәр уйлап, югары технология буенча, заманча һәм куркынычсызлыкка тулы гарантия белән эшләнгән! Каркас сыннар үзеңне чын әкият тамашасында катнашучы итеп тоярга мөмкинлек бирә. Иллюминация белән өстәмә бизәкләре дә бар. Иң-иң кара төндә дә алар аермачык күренеп тора.
Геофизиклар кулы белән эшләнгән композицияләр “ТНГ-Групп” бинасын һәм территориясен 20 гыйнварга кадәр бизәп торачак. Димәк, теләгән һәр кеше бар нәрсәне дә җентекләп үз күзләре белән карый, фотога төшерә, башка шәһәрләрдә яшәүче дусларына, туганнарына җибәрергә, тәэсирләре белән уртаклашырга өлгерә ала. Ә инде керү юлындагы кардагы җемелдәгән утлар тасмасы чанага утырган Кыш бабайга адашмас өчен туры юлны күрсәтеп тора.
Виктория АЛЕКСАНДРОВА
Лилия Ганеева фотолары
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа