Яңа уку елыннан югары уку йортларында студентлар һәм тәрбия бирүчеләр битлекләр киеп йөрергә тиеш булачак.
Шулай ук бинага кергәндә температураны үлчәячәкләр.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова яңа уку елында студентларның коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә – битлекләр, ә укытучыларның тагын пирчәткәләр киеп йөрергә тиеш булачаклары турында сөйләде.
“Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал шулай ук битлекләрдә һәм перчаткаларда эшләргә тиеш. Иҗади дәресләр уздырганда лектор һәм студентлар битлексез булырга мөмкин”, – дип билгеләп үтте Трофимова.
Моннан тыш, көненә ике тапкыр, бинага кергәндә һәм чыкканда барысының да температурасын үлчәячәкләр.
Югары уку йортларында керү һәм гомуми куллану урыннарында санитайзерлар урнаштырылырга, дәресләр арасында тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр дә җилләтелергә тиеш. Ачылыр алдыннан югары уку йортында, махсус дезинфекцияләү чараларын кулланып, генераль җыештыру уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа