Яңа тимер юл маршруты Бөгелмә һәм Яр Чаллы шәһәрләрен тоташтырачак
Республикада “Яр Чаллы–Бөгелмә” тимер юл маршрутын оештырырга җыеналар.
Бу хакта “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин сөйләде.
– Беренче этапта Менделеевскидан Яр Чаллыга кадәр участокта шәһәр яны поездларын җибәрү һәм аның маршрутын Зәй яки Түбән Кама станциясенә кадәр озайту мәсьәләсен карау планлаштырыла. Юнәлешне тормышка ашыру вакыты – 2022 ел, – дип хәбәр итте спикер.
Ул компаниянең яңа юнәлешләр эшләтеп җибәрү буенча эш алып баруын әйтте. Шулай ук Мари Иле Республикасы белән “Казан–Йошкар-Ола” юнәлешендәге шәһәр яны поездларын көндәлек эшкә күчерү турында сөйләшүләр дәвам итә.
Моннан тыш, Ульяновск өлкәсе белән “Казан–Ульяновск” тимер юл маршрутын оештыру буенча сөйләшүләр алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа