Яңа сулыш алган завод
30 сентябрь – Машина төзүчеләр көне. Бу бәйрәм алдыннан район башлыгы Линар Закиров Бөгелмә электр насослары заводын карап, коллективын бәйрәм белән тәбрикләп узды.
Район башлыгын “Рунако” төркеме генераль диреторы Зураб Кавтарадзе һәм Бөгелмә электр насослары заводы җәмгыятенең башкарма директоры Азат Солтанов каршы алдылар.
Беренче эш итеп, район башлыгын яңа җитештерү участогы белән таныштырып уздылар. Анда үзәктән кудырыла торган электр насослары өчен детальләр җитештерелә.
- Элек бу өлкәдә без эш алып бара идек, бүгенге модернизацияле участок җитештерү көчен 3 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә. Югары җитештергеч токарь станогы тулысынча автоматлаштырылган. Операторлар бары детальне урнаштыра һәм кире ала. Эш тәүлек дәвамында бара. Әлегә станокларның саны 5, киләсе елга аларны 12гә җиткерергә планлаштырабыз, – дип белдерде заводның башкарма директоры Азат Солтанов.
Бөгелмә электр насослары заводы берничә ел элек ябылу дәрәҗәсендә булып, күпләгән кешене эштән чыгару көтә иде. Ләкин завод кара “полосаны” уңышлы гына узып чыга алган. Бүгенге көндә ул нефтьчеләр өчен батырма җиһазлар җитештерү базарында үзенең югары урынын алган. Җитештерү көче, узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Узган елның гыйнвар-август айларында реализацияләгән продукция 500 миллион сум тәшкил иткән, ә 2018 елны – 900 миллион сум.
Яңа участок эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, кунаклар актлар залына бәйрәм тамашасын карарга узды. Биредә коллектив алдынгылары, иң яхшы эшчеләр Рәхмәт хатларына һәм Дипломнарга ия булды.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа