Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа җитәкче

ИЛДАР ГАЗИЕВ 2013 елның 23 декабреннән Бөгелмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Илдар Марсил улы Газиев 1964 елның 9 апрелендә Әлмәт шәһәрендә туган. Милләте - татар. 1991 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 елдан Әлмәт шәһәр Советы депутаты булган. Хезмәт биографиясе 1983 елның сентябреннән башлап, Әлмәт...

ИЛДАР ГАЗИЕВ
2013 елның 23 декабреннән Бөгелмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Илдар Марсил улы Газиев 1964 елның 9 апрелендә Әлмәт шәһәрендә туган. Милләте - татар. 1991 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 елдан Әлмәт шәһәр Советы депутаты булган.
Хезмәт биографиясе 1983 елның сентябреннән башлап, Әлмәт "Радиоприбор" заводы, коммерцияле "Яшьлек" торак комплексы, "ВИР" ПКФ белән бәйле. 2000 елдан - Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимиятендә оештыру бүлеге мөдире, хакимият аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы. 2002 елның апреленнән - "Сәүдә йорты- 2000" директоры урынбасары, "СМП-Нефтегаз" ААҖ идарәсе начальнигы, "Алнас" футбол клубы" ҖЧҖ директоры, "Алнас" ААҖ генераль директоры ярдәмчесе, урынбасары, 2011 елның августыннан - Бөгелмә "БЭНЗ" ААҖнең дәүләт һәм җәмәгать оешмалары белән эшләү директоры, проект җитәкчесе.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса