Яңалыклар
Яңа җитәкче
Бөгелмә шәһәр судына яңа рәис итеп Наил Миншакир улы Хәертдинов билгеләнде.
Н.М. Хәертдинов 1961 елның 1 ноябрендә ТАССРның Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган. Югары белем-ле - 1988 елда В.И. Ульянов-Ленин исе-мендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт биографиясе: 1978 елның гыйнварыннан 1980 елның гыйнварына кадәр - Аксубай районының "Үсәр" колхозында...
Бөгелмә шәһәр судына яңа рәис итеп Наил Миншакир улы Хәертдинов билгеләнде.
Н.М. Хәертдинов 1961 елның 1 ноябрендә ТАССРның Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган. Югары белем-ле - 1988 елда В.И. Ульянов-Ленин исе-мендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт биографиясе: 1978 елның гыйнварыннан 1980 елның гыйнварына кадәр - Аксубай районының "Үсәр" колхозында эшли, 1981 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1982 елның ноябреннән 1983 елның ноябренә кадәр - кабат колхозда; 1983 елның ноябреннән 1984 елның мартына кадәр - Казанда Киров районы эчке эшләр бүлегендә КПП контролёры; 1985 елның февраленә кадәр - шунда ук сак бүлегендә каравылчы; 1987 елның февраленнән октябрьгә кадәр - шунда ук ВОХР укчысы; 1988 елның августыннан 1989 елның маена кадәр - Казанның Совет районы судында - халык судьясы стажеры; 1989 елның маеннан 1991 елның октябренә кадәр - Мамадыш районы халык суды судьясы; 1991 елның октябреннән 1994 елның апреленә кадәр - Казан шәһәренең Мәскәү районы суды халык судьясы; 1994 елның апреленнән 2014 елның октябренә кадәр - ТР Югары судында гомуми юрисдикция федераль суды судьясы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса