Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа елдан чит ил машиналарына таләпләр арта

2016 елның 1 гыйнварыннан Россиягә кертелүче, шул исәптән Евразия икътисади берлеге товары буларак Россия чиген узып керүче транспорт чараларына паспортларны таможня органнары автомобиль "ЕВРО 5" экологик класска җавап биргән очракта гына бирәчәк.

Бу - Таможня берлегенең "Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында" Техник регламенты таләбе. Аның буенча, 2016 елның 1 гыйнварыннан автомобиль техниканың пычратучы матдәләр чыгару дәрәҗәсе "ЕВРО 5" экологик классына туры килергә тиеше. Евразия икътисади берлегенең таможня территориясенә беренче тапкыр әйләнешкә чыгарылган автомобильләр белән таможня операцияләрен һәм Евразия икътисади берлеге территорияләреннән Россиягә кертелгән транспорт чараларына паспорт бирү хокукына Татарстан таможнясының Казан бүлеге ия. Быелның ун ае эчендә биредә 125 паспорт бирелгән. Таможня эшләре, шул исәптән чит илдән машина алып керүгә кагылышлы сораулар белән Татарстан таможнясының автоинформаторына шалтыратырга була: (843) 291-92-00.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса