Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа елда Татарстанда беренче туганнарга түләүләр 9 мең 713 сумга кадәр артачак

Беренче туган балаларга түләүләр илдә 2018 елдан башлап РФ Президенты йөкләмәсе буенча кертелде.

«Яңа түләүләр уңаеннан – без даими рәвештә вәзгыятьне анализлыйбыз, яңа түләүләр мөмкинлекләре турында да уйлыйбыз, мин бу хакта бераз соңрак әйтәм», – диде Путин, 2021 елда балаларга яңа түләүләр турындагы сорауга җавап биреп.

Агымдагы елда Татарстанда беренче балага айлык түләүне түбән керемле 28,5 меңнән артык гаилә алды. Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, шул исәптән – «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәм», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

«Аның төп чарасы булып, хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган, уртача җан кереме булган гаиләләргә беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүләр бирү тора», – дип аныкладылар министрлыкта.

Бу түләү 2018 елдан башлап Россия территориясендә, РФ Президентының балачакның унъеллыгын уздыру турында указы нигезендә кертелгән. 2021 елда айлык түләүләр күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган яки керемнәре 61 мең 764 сумнан артмаган өч кешелек гаиләләр ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса