Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛ ЯКЫНЛАША

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров 7 декабрь көнне үзәк мәйданда Яңа елга әзерлек эше ничек баруын үзе тикшереп чыкты.


Яңа ел бәйрәме символы - чыршы урнаштырганнар. Ботакларын беркетеп бетерәләр инде. Моннан тыш, шәһәр урамнарында иллюминацияләр эшләячәк. Муса Җәлил урамында яктылык шары кабызылачак. Шулай ук оешма территорияләре заманча технологияләр кулланылган гирляндалар белән бизәләчәк. Гадәттәгечә, үзәктә динамик утлы фонтаннар һәм башка җем-җем килүче утлар кабыначак. Биредә таучыклар, лабиринтлар, боздан һәм кардан ясалган матур эшләнмәләр, шулай ук киләсе Яңа ел символы - Маймыл сыны да булачак. Моңа шәһәр халкы күптән күнекте инде. Күбесенчә мәйданны балалар өчен ясыйлар, чөнки Яңа елдан соң аларны озын каникул көтә. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары да үз биналарын бизи башлаган (рәсемдә).Бөгелмәдә быел территорияне һәм фасадларны бизәү, пенопласттан ясалган эшләнмәләр урнаштыруга бәйле өч төрле конкурс игълан ителгән: "Яңа ел феериясе", "Әкияттә кунакта" һәм "Иң яхшы Кар бабай". Иң зур таулар ясауны үз өстенә "ТНГ-Групп" коллективы алган. Шундый махсус тауларның берсендә сноубордистлар чыгыш ясаячак. Шәһәр-район җитәкчелеге үзәк урамнардагы юлларны матур итеп яктыртуга да игътибар бирә. Декабрь уртасына үзәк мәйдан гына түгел, бөтен шәһәр төрле-төрле утлардан балкып торачак дип ният ителә. Яңа ел бәйрәме җиткәндә балалар гына түгел, олылар да ниндидер серле могҗизалар көтә. Күңелдә, ничектер, балаларча шатлык. Ә шәһәрне бизәү әлеге бәйрәм рухын тагын да арттыра. Халык моңа лаеклы бәя бирер, бизәлеш ошар дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса