Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәй җитте: әзерлек ничек?

Бөгелмә шәһәр мэриясендә муниципаль район территориясендә җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, булган очракта нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта тикшерелгән төп тема коену сезонында сулыкларда гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. БМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов узган ел,...

 

Бөгелмә шәһәр мэриясендә муниципаль район территориясендә җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, булган очракта нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Утырышта тикшерелгән төп тема коену сезонында сулыкларда гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. БМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов узган ел, районда махсус коену урыннары юкикәнлеге турында кат-кат кисәтелүгә карамастан, районда ике кешенең батып үлгәнлеген искә төшерде (Ростовка һәм Карабашта).

Бөгелмә районы МЧС идарәсе начальнигы Сергей Коркин район территориясендә булган барлык сулыкларның: елга, күл, буа, сулыкларның ярында коенырга ярамаганлык турында кисәтүх язулары торырга тиешлеген аңлатты. Мисал өчен, Хәким буасында, урман хуҗалыгындагы буада берининди тыю билгесе дә куелмаганлыгын әйтте. Ә Подгорный, Берёзовка, Кодаш, Яңа Сумароково, Ключи, Карабаш тирәсендәге сулыклар турында мәгълүмат бик аз булган табличкалар гына куелган. С. Коркин Карабаш сулыгы ярында ял базалары, аквапарк барлыгын, аларның 25 майдан башлап, 15 сентябрьгә кадәр арендага бирелүләрен, әмма яр буеның су коену өчен пляж түгел, ә күмәкләп ял итү урыны икәнлегенә басым ясады. Су коену өчен рөхсәт аласы бар әле. Пляж законлы булсын өчен коткару вышкасы, коткаручылар, махсус җиһазлар һәм рөхсәт кирәк.

Ростовка янындагы балык үрчетү өчен билгеләнгән буага да, астан салкын чишмәләр бәреп торуга карамастан, кешеләр су коенырга йөриләр. авыл җирлекләре башлыклары су коенырга ярамаганлыкны искәрткән аншлагларны кешеләрнең йолкып ташлавыннан, ватуларыннан зарланалар.

Комиссия утырышында шулай ук 2016 елның җәендә давыллар чыгу, боз яву, корылык һ.б. кебек табигый күренешләргә бәйле рәвештә килеп чыгу ихтимал булган казаларга әзерлек чараларын оештыру мәсьәләсе дә тикшерелде.

Маргарита СУВОРОВА,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса