XXI ял лагерьлары фестивале
Җәйге ял белән бәйрәмнәрне берләштереп була. Моңа мин Баулы шәһәрендә узган XXI ял лагерьлары фестивалендә булып кайткач инандым. Фестиваль "Татнефть" җәмгыятенә караган ял-сәламәтләндерү лагерьләренда ял итүче балалар арасында уздырылды. Быел аны "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең 70 еллык юбилеена багышлаганнар иде. Бәйрәмдә 13 балалар лагере, шул исәптә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең...
Җәйге ял белән бәйрәмнәрне берләштереп була. Моңа мин Баулы шәһәрендә узган XXI ял лагерьлары фестивалендә булып кайткач инандым. Фестиваль "Татнефть" җәмгыятенә караган ял-сәламәтләндерү лагерьләренда ял итүче балалар арасында уздырылды. Быел аны "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең 70 еллык юбилеена багышлаганнар иде. Бәйрәмдә 13 балалар лагере, шул исәптә "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" лагеренда ял итүчеләр дә катнашты.
Балалар фестивале быел 21 нче тапкыр уздырыла. Тарих битләренә күз салсак, ул 1996 елда, Олимпия уеннарының 100 еллыгына багышлап старт алган. Бу "Актүбәнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең профком рәисе Азат Вәлиев инициативасы була. Шул рәвешле, лагерьларда ял итүче балалар ел саен спорт төрләрендә, иҗади бәйгеләрдә үзара көч сынаша.
Иҗади бәйгегә балалар куллары белән ясалган рәсемнәр тәкъдим ителде. "Сосновка" лагеренда ял итүчеләр 7 картина алып килгән иде. Алар Татарстан халкы дуслыгына, Россия киносының 100 еллыгына, республиканың табигый байлыгына, диңгез маҗараларына багышланган иде. Фестивальнең почетлы бер кунагы күңеленә Яна Зеновскаяның (Бөгелмә) "Балык-нефть" рәсеме бик хуш килде. Һәм, билгеле инде, "Сосновка" лагеренда ял итүче кыз 1 нче урынга лаек булды. Аның рәсеме "Татарстанның иң яхшы балалар рәсеме" исемлегенә кертелде.
Иң дәртләндергеч һәм эмоциональ бәйге -спорт уеннары, әлбәттә. Малайлар белән кызлар эстафетада, озынлыкка сикерүдә, футболда, бадминтонда, баскетболда, йөзүдә сынадылар. Менә -- Адел Шаһиев оста итеп футбол тубын бер аягында сикертә, ә иптәшләре, бертавыштан исәп тотып, санап баралар.
-- Бер, ике... ун... егерме, --дип, мин исәпне югалттым. Адельнең аягына күз иярми. Аннары малай янына ашыгам.
-- Бер минутка 140 тапкыр тупны аяк белән күккә чөйдем, әлегә бу -- иң яхшы нәтиҗә. Мин инде җиденче ел футбол уйныйм, "ДЮСШ-2"дә шөгыльләнәм, шуңа да туп минем иң яхшы дустым, без аның белән бер телдә "сөйләшәбез" , -- ди Адел.
8 яшьлек Вилдан Махиянов, кечкенә булуына карамастан, озынлыкка сикерү төркеме спортчылары исемлегенә кергән. Малай 1,44 метрга сикерде.
-- Мин - акробат, биеклеккә дә, озынлыкка да сикерә беләм, -- ди ул.
Ә менә баскетбол уйнауда Владислав Поруновка тиңнәр юк дияргә була. Ул ятмәгә берьюлы 13 туп кертте.
-- Мин спорт белән күптәннән дус. Ишегалдындагы малалйлар белән (алар минем классташлар да) футболны җәй көне уйныйбыз, ә бер командага җыелып, баскетбол белән кыш көннәрендә шөгыльләнәбез, -- ди ул.
Балаларның режиссерлык талантын Россия киносының 100 еллыгына багышланган бәйгедә бәяләделәр. Һәр иҗади коллектив биредә "Баулынефть" идарәсен юбилей белән котлады. Бөгелмәләр исә жюрины гына түгел, ә тамашачыны да "Чаплин"нары белән үзенә җәлеп итте. Кара эшләпә, смокинг кигән мыеклы егетләрне журналистлар, видеооператорлар, фотокорреспондентлар сырып алды.
-- "Кино һәм фильм" номинациясендә, күренеп тора, "Сосновка" командасы -- иң көчлесе. Ул костюмнары гына да ни тора, махсус тегүчеләре бардыр инде. Ә чыгышлары... мин күз алмыйча утырдым, -- ди жюри әгъзасы, Баулы балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Таһирова.
Заманча "Чаплин" ролендә Мәскәү егете Андрей Земин иде.
-- Мин инде "Сосновка" лагеренда дүртенче тапкыр ял итәм. Әбием элек "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәре булып эшләгән. Хәзер аның аркылы әти-әнием миңа юллама алып бирә, әлбәттә, минем сорау-таләп белән. Нигә дисезме? Монда миңа бик ошый: тәмле итеп ашаталар, иң оста вожатыйлар биредә. Менә республика күләмендә уздырыла торган бәйгедә дә катнашабыз. Биредә яңа танышлар табабыз. Гомумән, миңа Татарстанда ял итү ошый, -- ди ул.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча "Сосновка" балаларның ял итү лагере сәхнәләштерелгән чыгышта лауреат, ә спорт буенча клмандалар арасында 2 нче урынга лаек булды. Спортчылар һәм призерлар һәр спорт төрендә Мактау грамоталарга һәм акчалата премияләр алды. Йөзү буенча 1 нче урынны Егор Ларин, тупны аяк белән күккә чөюдә 2 нче урынга Адел Шаһиев, 3 нче урынга Диана Гәрәйшина һәм бадминтонда 3 нче урынга Рөстәм Таҗиев лаек булдылар.
Шуны әйтеп узасы килә: җиңүчеләр өчен, иң беренче чиратта, үзләре яулаган урын түгел, ә команда урыны булып торды. Уеннар ахырында балалар команда рухын икенче елга кадәр сакларга һәм әлеге фестивальдә кабат очрашырга сүз бирде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа