Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәрләре үзәк сулык территориясендә “Ял, күңел ачу, креатив, альтернатива паркы” китапханә тукталышын үткәрделәр

Бөгелмә сулыгы тирәсендә ял итүче балалар, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән төбәгебездә яшәүче милләтләрнең уеннарында бик теләп катнаштылар.

Җәй — каникуллар, кояшлы көннәр һәм сәяхәтләр, шатлык, күңел ачу һәм балаларның шаян көлүләре белән үрелеп баручы матур ел фасылы.

Татарстан — күпмилләтле ил, аның территориясендә 190нан артык халык яши һәм һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар, алар тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа.

Бу көнне, Бөгелмә сулыгы тирәсендә ял итүче балалар, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән төбәгебездә яшәүче милләтләрнең уеннарында бик теләп катнаштылар. Кечкенә бөгелмәлеләр аеруча яратып «аркан тарту», «атларда чабышу», «агач кашыкларда йомырка белән йөгерү», «капчык киеп йөгерү», «чүлмәк вату» уеннарын уйнадылар.

Чара ахырында балалар үз милләтләренең мәдәниятендә иң яраткан әйберләрен асфальтта төсле акбур белән сурәтләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса