Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан табибларына һәм шәфкать туташларына 3 меңнән артык волонтер-медик ярдәм итә

Теләге булган һәркем республика медперсоналына, волонтерлар хәрәкәтенә кушыла ала.

Татарстанда табибларга һәм шәфкать туташларына 3 260 волонтер-медик ярдәм итә. Бу хакта «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе һәм «Без бергә» Бөтенроссия ярдәм акциясенең Волонтерлар штабы җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

«Татарстанда – 3 мең 260 волонтер. Алар – Казан дәүләт медицина университеты, ТР буенча барлык медицина көллиятләре студентлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары, шулай ук мәктәп укучылары – медицина отрядлары», дип билгеләде ул.

Волонтерларның төп бурычыхастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә медицина персоналына ярдәм итү.

"Бу термометрияне гамәлгә ашыру, кабул итү-диагностика бүлекләрендә, карау бүлмәләрендә һәм реанимацияләрдә ярдәм. Волонтерлар шәфкать туташларына да, табибларга да ярдәм итәләр. Шулай ук зур профилактик эш алып барыла", дип аңлатты Макарова.

Волонтер яңа коронавирус йогышы шартларында эшләү җиңел түгел дип сөйләде: саклагыч костюмнар, битлекләр, экраннар, перчаткалар кияргә кирәк, чөнки куркынычсызлык барыннан да мөһимрәк.

Медкөллият һәм югары уку йортлары студентлары гына түгел, ә башка уку йортлары студентлары да волонтер була ала. Хәрәкәткә кушылу өчен волонтерымедики.рф сайтында теркәлергә һәм «ВКонтакте»да хәрәкәт төркеменә керергә кирәк. Анда җитәкчеләрнең контактлары күрсәтелгән, алар волонтер эше турында җентекләп сөйли һәм барлык теләүчеләрне өйрәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса