Восточный авыл җирлегендә "Сәламәтлек территориясе" гаилә бәйрәме оештырылды
"Бөгелмә районы мәдәни брендлары" иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында "Район үзәкләштерелгән клуб системасы" учреждениесе чираттагы чара оештырды. Ул Восточный авыл җирлеге территориясендә узды. Район клуб системасы Восточный авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Сәламәтлек территориясе" гаилә бәйрәме оештырды. Чара Восточный гомуми белем бирү мәктәбендә башланды, анда күчмә киновидео хезмәте күрсәтү...
"Бөгелмә районы мәдәни брендлары" иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында "Район үзәкләштерелгән клуб системасы" учреждениесе чираттагы чара оештырды. Ул Восточный авыл җирлеге территориясендә узды.
Район клуб системасы Восточный авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Сәламәтлек территориясе" гаилә бәйрәме оештырды.
Чара Восточный гомуми белем бирү мәктәбендә башланды, анда күчмә киновидео хезмәте күрсәтү үзәге тарафыннан укучылар өчен "Алкогольне гаепле дип танырга" дигән тематик фильм күрсәтелде.
Балалар анимацион мәйданчыгында нәниләр өчен уеннар һәм викториналар оештырылды, динозавр Спортикус балаларның тапкырлыгын һәм җитезлеген тикшерде.
Чара кысаларында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Җиңүче дип Салават Миңнетдинов, Ренал Кәримов, Радмил Зәетовлар танылды. Теләге булганнарның барысы да "сәламәтлек өстәле" янында чәй эчеп җылынды.
Бәйрәм "Характерлы бүләк" гаилә фильмын карау белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа