Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Владимир Путин Татарстанда хакимият һәм гражданнар арасында диалогны үрнәк итеп әйтте

Россия Президенты республиканың һәм башка кайбер төбәкләр тәҗрибәсен бөтен ил территориясендә кулланырга тәкъдим итте.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка берничә төбәкнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсен үрнәк итеп әйтте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең әһәмияте турында сөйләгәндә, дәүләт башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип искәртте. Моның белән бәйле рәвештә, ул муниципалитет вәкилләренә «кабинетларда утырырга» түгел, ә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәк, дип белдерде.

«Әле генә, Красногорскида, әйткәнемчә, яхшы мисаллар күрдек. Тик бу әлегә аз. Красногорск, Татарстан, Мәскәү, тагын берничә төбәк. Әмма бу азрак», - диде Путин. Киңәшмә башланганчы ул Мәскәү өлкәсенең Төбәк белән идарә итү үзәге эше белән танышты.

Россия Президенты хакимият һәм гражданнар коммуникацияләренең уңышлы тәҗрибәсен таратырга һәм федерациянең барлык субъектларында, шулай ук зур шәһәрләрдә тиешле цифрлы платформалар булдырырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса