Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны яңа срокка тәкъдим итүне хуплый

Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән онлайн-очрашу уздырды.

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның көзендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдим ителүен хуплады. 


«Мин аның (вәкаләтләрнең) беткәнен беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора, бу, чыннан да, шулай һәм болар барысы да республика башында сез торып эшләү нәтиҗәсендә ирешелгән. Шуңа күрә мин сезнең киләсе срокка республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак тәкъдим ителүегезне, һичшиксез, хуплыйм», – диде Путин. 

Фото: пресс-служба Президента РФ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса