Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Путин мәрхүм Иосиф Кобзон белән хушлашырга килде

Путин мәрхүмнең гаиләсе янына килеп, аның тол хатыны, балалары һәм оныкларының кайгысын уртаклашты.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин мәрхүм Иосиф Кобзон белән хушлашу мәрәсименә килде. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

  • Кичә Мәскәүдә  Иосиф Кобзон белән хушлашу чарасы узды.

Чайковский исемендәге Концертлар залына килеп, Путин Кобзонны бер минутлык тынлык белән искә алды. Башын иеп басып торганнан соң, Президент табут янына чәчәкләр салды.

Шуннан соң Путин мәрхүмнең гаиләсе янына килеп, аның тол хатыны, балалары һәм оныкларының кайгысын уртаклашты. Путин Нинель Кобзон янына утырып, бераз сөйләшеп алды.

Моңа кадәр Кобзон белән хушлашырга Дмитрий Медведев килгән иде.

  • СССРның халык артисты Иосиф Кобзон 30 августта 80 яшендә вафат булды.

tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf