Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Владимир Путин хостелларны тыйган

Закон 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

РФ Президенты Владимир Путин күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге закон Федераль Җыенның югары һәм түбән палаталарында кызу бәхәсләр уяткан иде. Ул торак биналарны кунакханә яки башка төрле вакытлы урнаштыру чарасы сыйфатында куллануны тыя.

Моннан тыш, закон торак бинаны торак булмаган бина статусына күчергәннән соң һәм анда тиешле җиһазлар (номерларда тавыш изоляциясе системасы, янгын куркынычсызлыгы чаралары, сак сигнализациясе, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау өчен сейфлар, номерларны җыештыру һәм санитар чистарту өчен чаралар) урнаштыргач кына кунакханә хезмәтләре күрсәтүне күздә тота.

Закон 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса