Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады

Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү яулауга зур өлеш керткән 20 шәһәр сайлап алынды.

Россия Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады.

Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү яулауга зур  өлеш керткән 20 шәһәр сайлап алынган иде. Алар арасында Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск һәм башкалар бар.

«Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергән өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, хезмәт казанышларының күп санлы фактлары документлар белән расланган», диде Дәүләт башлыгы һәм якын арада “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү өчен кирәкле документларны имзалаячагын искәртте.

Казан сугыш елларында фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әверелде. Мәсәлән, ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигы биредә эшләп чыгарылган.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда 200гә якын предприятие хәрби продукция җитештерә. Алар самолетлар, реактив двигательләр, «Катюша» өчен дары ясаганнар һәм Кызыл Армия сугышчылары өчен кием-салым теккәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса