Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Владимир ГУРОВ, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы.

Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре!


Ихлас күңелемнән сезне 25 еллык юбилеегыз белән тәбрик итәм! "Бөгелмә авазы" газетасы безгә, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә, иң әүвәл, бөгелмәләрнең - безнең пациентларыбызның авазы, көнкүреше, хәл-әхвәле. Табиблар тән сәламәтлеге турында кайгыртса, сез - каләм ияләре кешенең рухи, интеллектуаль халәтен күздә тотып эшлисез. Шуңа күрә дә газета юбилее ул әле коллектив өчен генә түгел, ә безнең - сезнең укучыларыгыз өчен дә зур бәйрәм. Һәрвакыт шулай проблеманы уртага салып сөйләшүгә ачык, көн кадагына сугучы темаларыгыз белән кызыклы һәм тугры әңгәмәдәш булып калыгыз!Газета коллективына ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яңадан-яңа иҗади уңышлар, мул илһам чишмәсе телим! Каләмегез һәрвакыт биеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса