Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

"Вконтакте" социаль челтәрендә "Татарлар Собчак өчен" төркеме оешты

"Вконтакте" социаль челтәрендә "Татарлар Собчак өчен" ("Татары за Собчак") төркеме оештырылды. Кичә кич оешкан төркемгә бу моментта 115 кеше теркәлгән. Төркемдә катнашучылар Россия Президентлыгы вазифасына дәгъва кылган Ксения Собчактан туган тел язмышын хәл итүдә ярдәм сорый. Шул уңайдан алар Собчакка ачык хат та юллаган: "Без, татар халкы вәкилләре, РФнең булачак...

"Вконтакте" социаль челтәрендә "Татарлар Собчак өчен" ("Татары за Собчак") төркеме оештырылды. Кичә кич оешкан төркемгә бу моментта 115 кеше теркәлгән. Төркемдә катнашучылар Россия Президентлыгы вазифасына дәгъва кылган Ксения Собчактан туган тел язмышын хәл итүдә ярдәм сорый. Шул уңайдан алар Собчакка ачык хат та юллаган:

"Без, татар халкы вәкилләре, РФнең булачак Президентына кандидат буларак сезгә мөрәҗәгать итәбез. Мөрәҗәгатебезнең сәбәбе - без Сездән безнең туган телебезне - татар телен яклавыгызны сорыйбыз. Татар теле генә түгел, башкорт, чуаш, якут, мари һәм РФнең башка телләре мәдәни төрлелекнең байлыгын күрсәтә.

25 ел дәвамында гомумбелем бирү мәктәпләрендә милли телләр укытылды. Билгеләп үтик, Федераль дәүләт укыту стандартлары (ФГОС) таләпләре буенча, рус телен өйрәнү нәтиҗәсе булып, йомгаклау аттестациясе нәтиҗәсе тора. 11 сыйныфта, "Рус теле" предметы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре чагыштырмача югары. Әйтик, 2017 елда Татарстанда 11 сыйныфларның әлеге фән буенча уртача баллы - 72,53 балл. Бу - Мәскәү чыгарылыш сыйныф укучылары (72,6) һәм Санкт-Петербург укучылары (71,09) күрсәткеченнән дә югарырак, - диелә инициатив төркем язган хатта.

Хатта шулай ук Татарстанда татар, рус милләтенең, мөселман һәм христиан динен тотучыларның дус-тату яшәүләре хакында да әйтелгән.

Иницитив төркем әгъзаларының әлеге хатын Вконтактедагы "Татар яшьләре форумы", "Печән базары", "Мин татарча сөйләшәм" төркемнәре һәм татар теле язмышына битараф булмаучылар да үз аккаунтларына урнаштырды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса