Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вируслы инфекция сәбәпле, Татарстанда ун меңнән артык укучыны дәрестән азат иткәннәр

Иртән укучыларның температурасын үлчиләр.

Ел башыннан алып, тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнары яки температура булу сәбәпле, ун меңнән артык укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ел башыннан алып 10 047 бала дәресләрдән азат ителгән»,  диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Узган тәүлектә Татарстан мәктәпләренә 100 укучыны кертмәгәннәр, дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.

Иртәнге якта Татарстан мәктәпләрендә укучылар мәҗбүри фильтр уза, анда тән температурасын үлчиләр һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнарын тикшерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X