Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Виртуаль роман 5 мең сумга төшкән

Башкортстанның Баймак районында яшәүче 21 яшьлек кыз мәхәббәт эзләп интернет-мошенниклар тозагына эләккән. Аферист кызның ышанычын яулаган һәм аның банк картасын чистарткан. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ". Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре ачыклаганча, бер ай элек кыз интернетта ир-ат белән танышкан. Анкетасына караганда, виртуаль...

Башкортстанның Баймак районында яшәүче 21 яшьлек кыз мәхәббәт эзләп интернет-мошенниклар тозагына эләккән. Аферист кызның ышанычын яулаган һәм аның банк картасын чистарткан. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ".

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре ачыклаганча, бер ай элек кыз интернетта ир-ат белән танышкан. Анкетасына караганда, виртуаль егет дәрәҗәле һәм хәлле кеше булган .

Бик тиздән кыз виртуаль танышына ышана башлаган һәм аның белән үз проблемаларын уртаклашкан. Аның күптән Уренгойга барасы килгән, әмма сәфәргә акчасы җитмәгән.

Аферист аңа матди ярдәм тәкъдим иткән. Кыз бик теләп килешкән һәм кредит картасы мәгълүматларын җибәргән. Берникадәр вакыттан картасыннна 5 мең сум акчасы юкка чыгуын белгән. Виртуаль роман шуның белән тәмамланган. Зыян күрүче полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса