Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вәгазь: саклану һәм сафлану 

Иман нуры сүнгәндә 

Төн караңгысы дөньяны каплаган бер мәлдә ут сүнде. Шәмне табам дип, кап-караңгы өйдә дивар-ишекләрне капшый-капшый йөргәндә, күңел шомлы уйлар белән тулды: Җир йөзендә сукыр кеше ничек яши икән?.. Барыр юлын табу аңа шундый кыендыр инде... 

Ниһаять, табылган шәм йомшак, игелекле нурлары белән бүлмәбезне яктырта башлады. “Менә бит, бу яктылык – Аллаһның олуг рәхмәте”, – дигән фикер тәэсирендә күңел тынычланып китте, сөенеч һәм шөкер хисләре бөек, юмарт Яралтучыма юнәлеп, бар җиһанны яктырткандай булды... 

Тылсымлы, җанымны иркәли торган шәм яктысында уйланып утырам. Адәм баласына, маңгай күзе белән күрү сәләтеннән тыш, күңел күзе белән күрү мөмкинлеге дә бирелә. Әмма күпләрнең күңел күзе, кызганычка, ябык. Бүген өебездә электр уты сүнгән кебек, кайбер инсаннар күңелендә иман нуры сүнгән. Җан-калебләрендә – караңгылык. Рухын чүп-пычрак басканын андый кеше тоймый, хәрам белән хәләлне аермый һәм шул сәбәпле, үзенә зыян китерә торган нәрсәләрне белеп аера алмый. 

Әле менә бер гыйбрәтле кыйсса искә төште. Тәрәзәсе пычракка батып беткән караңгы бүлмәдә бер егетне бикләп калдыралар. Бераз вакыт үткәннән соң, аннан: “Йә егет, ничек анда сиңа, уңайсыз түгелме?” – дип кызыксыналар. Тегесе: “Юк, биредә караңгы булса да, бик рәхәт: җылы, тыныч, уңайлы”, – дип җавап кайтара. Урамнан тәрәзәгә бер чүмеч су тондыралар. Тәрәзә пыяласыннан пычрак бераз юылып төшә дә, бүлмәгә аз гына яктылык үтеп керә башлый. Шуннан соң егет аптырашлы тавыш белән борын астыннан гына әйтеп куя: “И-и, монда диван асты өскә килеп әйләндерелгән бит... Өстәл белән шкаф та ауган икән...”. 

Тәрәзәне икенче чүмеч су белән “коендыралар”. Пычрак тәрәзә тагын да ачылып китә һәм яктылыгы арткан бүлмәдә ватык урындыкларны, тузгып яткан китап-газеталарны күреп, егетебез шакката: “Менә сиңа мә! Монда коточкыч икән бит, җәмәгать!” 

Ә инде тәрәзәгә өченче чүмеч су орылгач, егет ирексездән хәтта кычкырып җибәрә: “Каравыл! Бүлмә тулы таракан, пычрак, пәрәвез! Тизрәк чыгарыгыз мине биредән!!!” 

Их, безнең дөнья сазы белән капланган күңел “тәрәзәләребезне” дә юасы иде. Күңелгә нур-яктылык үтеп керә башлагач, без дә анда җыелган пычракны, чүпне, анда хасил булган тәртипсезлекне күрә алыр идек. Тик нәрсә белән пакьләргә соң күңелне? Дөнья суы бит бу эшкә ярамый. Хикмәтле Тукаебыз да: 

“Керләнә өст-өстенә рух, 

Һич хозур вөҗданга юк; 

Ни сәбәпле Җир йөзендә 

Тәнгә – мунча, җанга юк?” –  дип борчылган бит. Шулай да бар ул, дускайлар, калеб мунчасы, бар. Йөрәк-җаныбызны пакьләүче нәрсә – ул дин. Ләкин бүген бик күп кеше “дин – муллалар өчен генә ул” дигән фикер белән яши. Кайберәүләр исә гаилә корганда, бала туганда яки берәр туганы вафат булганда мулла чакыруны яки елына 2 гаеткә барып кайтуны дин дип белә. Әмма бу чын, тулы дин түгел. Дин ул – тормыш рәвеше, ул Яратучы кушканны һәм тыйганны һәрдаим истә тотып яшәү, Аңа буйсыну. Нәкъ менә шушы динне өйрәнеп, аны гамәлгә кертү, изге китап Коръән-Кәримне уку җаныбызны сафландыра да инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса