Ветераннарга юбилей медалләрен тапшыру тантаналы узды
Карабаш мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ветераннарга, тыл эшчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Төрле елларда ачлык-ялангачта яшәгән, сугыш афәтләрен кичергән, әтиләрен, абыйларын сугышта югалткан, чыдамлык һәм сабырлык үрнәге күрсәткән бүгенге ветераннарыбызның гомере үзе батырлыкка тиң.
Карабаш муниципаль берәмлеге башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров хөрмәтле өлкәннәребезне,хатын-кызларыбызны тәбрикләп, чын күңелдән җылы теләкләрен җиткерде, медальләр тапшырды.
Әлеге тантаналы мизгелләр, матур бәйрәм чарасы кысаларында, җыр-моң белән үрелеп барды.
Сәрия ИБРАҺИМОВА,
мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа