Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга 10 мең сум биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин карары белән, быел Бөек Җиңү көне уңаеннан, сугыш ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча биреләчәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, бу акчалар республикада 2 мең кешегә түләнәчәк. Акча бер тапкыр пенсиягә кушылып киләчәк.
– 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, сугышта яраланып инвалид калганнарга быелның май-июнь айларында социаль түләүләр белән беррәттән, җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, 10 мең сум акча өстәлеп биреләчәк. Бу акчаны алыр өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул, гариза язмыйча да, закон нигезендә түләнәчәк, – ди Эдуард Вафин.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса