Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннар янында кунакта

"Радуга" социаль үзәге хезмәткәрләре, "Безнең кадерле ветераннарыбыз" акциясе кысаларында, Азнакай, Баулы, Җәлил, Лениногорск интернат-йортларында гомер кичерүче Бөгелмә кешеләре янында булып кайттылар. Андыйлар - 50 кеше. Делегация составында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э. Ризванова, социаль яклау бүлеге начальнигы И. Әхмәтова, "Радуга"үзәге директоры А. Татлыева, шәһәр...

"Радуга" социаль үзәге хезмәткәрләре, "Безнең кадерле ветераннарыбыз" акциясе кысаларында, Азнакай, Баулы, Җәлил, Лениногорск интернат-йортларында гомер кичерүче Бөгелмә кешеләре янында булып кайттылар. Андыйлар - 50 кеше.

Делегация составында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э. Ризванова, социаль яклау бүлеге начальнигы И. Әхмәтова, "Радуга"үзәге директоры А. Татлыева, шәһәр ветераннар советы вәкилләре бар иде. Алар читтә гомер итүче якташларыбызның хәлен белеште, күчтәнәчләрен, шәһәребез турында альбом тапшырдылар, концерт оештырдылар. Ветераннар үз хәлләрен сөйләделәр, ниләр белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. Якташлары тарафыннан мондый хөрмәт күрсәтелүгә алар бик шат булды, күпләре күз яшьләрен яшереп тә тормыйча, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса