Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветераннар сынатмый

"Ак ладья" клубында 12 ветеран арасында ярты сәгать вакыт эчендә әйләнешле системада узган шахмат ярышлары бигрәк тә киеренке һәм мавыктыргыч узды. Уен башыннан ук лидерлыкны үз кулына алган Виктор Котлов аны кулдан ычкындырмады: 8 җиңү яулап, 3 тапкыр тигез исәп белән уйнап, ул беренче булды. Икенче урынны алган Вагыйз Әгъзамов...

"Ак ладья" клубында 12 ветеран арасында ярты сәгать вакыт эчендә әйләнешле системада узган шахмат ярышлары бигрәк тә киеренке һәм мавыктыргыч узды. Уен башыннан ук лидерлыкны үз кулына алган Виктор Котлов аны кулдан ычкындырмады: 8 җиңү яулап, 3 тапкыр тигез исәп белән уйнап, ул беренче булды. Икенче урынны алган Вагыйз Әгъзамов та шуның кадәр үк очко туплаган иде, әмма коэффициентлар таблицасына карап, икенче урынны алды. Өченче баскычта - 8,5 очколы Рәүф Юнысов. Аннан соңгы мактаулы урыннарда - Наил Хәмидуллин белән Вячеслав Айду- ганов, дип хәбәр итә безгә Фоат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса