Ветераннар советы – эштә (фотолар)
Техника йортында шәһәр һәм район ветераннар советының киңәйтелгән утырышы үтте.
Очрашуга ветеран оешмаларының иң актив әгъзалары җыелды, агымдагы елның иң актуаль сораулары каралды.
Утырыш эшендә Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча һәм социаль сораулар буенча урынбасарлары Вахит Гарәфетдинов һәм Эльвера Ризванова, башкарма комитет хезмәтләренең төрле бүлек җитәкчеләре катнашты.
Ике пленум һәм 24 президиум утырышы: составына 65 кешене берләштергән район ветераннар советы ел әйләнәсе шәһәрнең иң актуаль темалары һәм проблемаларыннан хәбәрдар. Бүгенге көндә совет предприятие, оешмаларның профсоюз комитетлары белән тыгыз элемтәдә тора, барлык шәһәр чараларында актив катнаша.
Залга иң актив ветераннар җыелган, утырышның темасы – агымдагы елга нәтиҗә ясау һәм Өлкәннәр ункөнлеген уңышлы үткәрү. Утырышта төп доклад белән ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов чыгыш ясады.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 27 меңнән артык пенсионер яши, аларның 6 меңе актив хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 60–80 яшьлекләр – 17 мең, 80 яшьтән өлкәнрәкләр 3 мең кешене тәшкил итә.
2609 кеше – ябылган предприятиеләр пенсионерлары. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында алар өчен мәктәпләрдә чәй өстәлләре оештырыла. Шул исәптән шәһәр һәм районның һәрбер оешма һәм җәмгыяте үз ветераннарына игътибар йөзеннән, мул табыннар кора, тантаналы чаралар үткәрә, матди ярдәм күрсәтә. Моңардан тыш, декада кысаларында, 1–10 октябрьдә чәчтарашларда, мунчаларда, өс киемен һәм аяк киемен ремонтлау һәм чистарту остаханәләрендә өлкәннәргә хезмәт күрсәтү буенча ташламалы чаралар оештырыла.
Совет утырышы барышында оешма ветераннары каршында Пенсия фонды җитәкчесе Елена Игънатьева чыгыш ясады. Аның чыгышы Россия Федерациясе Дәүләт Думасының икенче укылышында кабул ителгән пенсия реформасындагы соңгы үзгәрешләр турында булды.
Утырышта катнашучылар шәһәр структуралары вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Мәсәлән, В. Константинов бакчалар амнистиясенә кагылышлы борчуын белдерде. Чыннан да, участокларны хосусыйлаштыру өчен аз акча кирәкми. Аның сүзләре буенча, шәһәрдә 13 бакча җәмгыяте бар.
Акбашның ветераннар советы рәисе Абруй Насыйрова барлык ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иткәннән соң, үз борчуын җиткерде. Җылылык сезоны да башлана. Шул уңайдан, бу һәм башка хезмәтләргә бик күп сорауларны җиткерәсе килә. Ул бәйрәмнәрдән соң, коммуналь хезмәтләр, җылылык челтәре предприятиесе, “Водоканал”, “Горгаз”, хакимият вәкиле катнашында тагын бер утырыш уздыру тәкъдиме белән чыкты. Хакимият вәкиле Эльвера Ризванова барлык ресурс компанияләре – торак-коммуналь хуҗалык, “Горгаз”, “Водоканал” вәкилләрен чакырып, бу юнәлештә ветераннар өчен бушлай консультация көне уздыру тәкъдимен җиткерде.
Фикер алышу барышында Наил Мостафин чишмәләр турында борчылуын белдерде. Бөгелмә районында ташландык хәлдәге чыганаклар байтак. Элек һәрбер чишмә теге яки бу предприятиегә беркетелгән булган. Тәкъдим дә булды – әлеге традицияне торгызып, район һәм шәһәрдәге һәрбер чишмәне төзекләндерү.
Ветераннар тарафыннан яңгыраган һәрбер сорау эшкә кабул ителде. Утырыш ахырында Иршат Измайлов Наратлы авылы җирлегенең ветераннар советы рәисен 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итеп, аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа