Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вахит Имамов: Кәрван-сарайны татар сәүдәгәрләре төзеткән

Бүген татар язучылары Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин Кәрван-сарайда булды.

Язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Оренбургтагы Кәрван-сарайны татар сәүдәгәрләре төзеткәнен әйтте.

«Башкортлар Кәван-сарайны үзләренеке дип аңлатырга тырыша, ләкин аны 1846 елда татар сәүдәгәрләре төзеткән. XIX гасырда ул зур сәүдә үзәге, Урта Азия белән сәүдә итә торган урын булган. Сату урыннарыннан тыш, аның эчендә кунакханә, мөселман сәүдәгәрләре өчен гыйбадәтханә һәм башка уңайлыклар төзелгән», - диде Вахит Имамов.

Кәрван-сарай тарихи вакыйгаларга бай. Мәсәлән, 1917 елның декабрендә Зәки Вәлиди җитәкчелегендә Автономияле Башкортстан республикасы төзелүе игълан ителгән. Бүгенге көндә бина Россиянең Мәдәният министрлыгы карамагында һәм Оренбургның төрле ведмстволарына, ә мәчете мөфтияткә арендага бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса