Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар булыгыз, Бөгелмә егетләре

Солдатка китүчеләрне озату кичәсе ясап, зурлап җибәрәләр армиягә. Туган-тумачалар, дус-ишләр җыела, һәрберсе булачак солдатка исән-имин әйләнеп кайтуын тели. Быелгы көзге чакырылыш вакытында Бөгелмә районында 100 дән артык әнә шундый кичә узар, дип көтелә. Ә аларның барысын бергә җыеп, хәрби комиссариат үз озату кичәсен уздыра - Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәбендә...

Солдатка китүчеләрне озату кичәсе ясап, зурлап җибәрәләр армиягә. Туган-тумачалар, дус-ишләр җыела, һәрберсе булачак солдатка исән-имин әйләнеп кайтуын тели. Быелгы көзге чакырылыш вакытында Бөгелмә районында 100 дән артык әнә шундый кичә узар, дип көтелә.

Ә аларның барысын бергә җыеп, хәрби комиссариат үз озату кичәсен уздыра - Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәбендә Призывник көне узды. Хәрби тәрбиядә белем алучы мәктәп укучылары, булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, хәрби хезмәт ветераннары һәм комиссариат хезмәткәрләре катнашындагы әлеге бәйрәм һәр чакырылыш сезонында үткәрелеп килә.

ТР хәрби комиссариатының Бөгелмә бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов солдатка чакырылучыларга кыюлык, батырлык һәм Ватанны саклаучы дигән горур исемгә тап төшермәүләрен теләде. Бәһрәмнең мәртәбәле кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөгелмә шәһәренең почетлы гражданины Хәмит Шафиков исә үзенең хәрби хезмәт хатирәләре белән уртаклашты:

-Сезгә Ватан алдындагы бурычыгызны тыныч тормышта үтәргә язсын. Мин һәм минем чордашларым исә дәһшәтле чорда хезмәт иттек, - диде ветеран һәм, хәзер тарихта гына уелып калган вакыйгаларның шаһиты буларак, яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирде.

Бик тиздән солдат шинеле кияргә җыенучы бөгелмәленең әтисе Салават Йосыпов та, барлык әти-әниләр исеменнән, киңәшләрен бирде.

Барысының да теләге бер - исән-имин хезмәт итеп, туган якларга сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса