Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Васил Шәйхразиев: Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш

Татар халкы үсеше турындагы документны Татарстан Республикасы Президентының киләсе Юлламасына кадәр эшләп бетерү бурычы тора.

(Казан, 29 сентябр, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразиев Татар халкы үсеше Стратегиясен булдыруда барыбыз да катнашырга тиеш дип исәпли. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстан” журналы өчен интервью биргән. Әңгәмә барышында ул Татар халкы үсеше Стратегиясенә кагылышлы сорауларга тукталган.

“Әлеге документ үз эченә татар халкының динен һәм телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, милли киемен, милли ризыкларын һәм башкаларны үз эченә ала торган документ булырга тиеш”, — дигән ул стратегик документының эчтәлегенә карата.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, стратегия документын әзерләү белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, төрле министрлыклар, татар оешмалары, җәмәгатьчелек шөгыльләнәчәк. Төп җаваплылык Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнә.

  • Татар халкы үсеше турындагы документны Татарстан Республикасы Президентының киләсе Юлламасынакадәр эшләп бетерү бурычы тора. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/29/172503/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6