Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытында күргәннәр.

9 апрельдә 17 сәгать 48 минутта 64нче янгын сүндерү частена Бөгелмә районының Подгорный бистәсендәге йортның бер квартирында янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә (4 минут вакыт үткәч), ишек ачык була, квартир эченнән җиңелчә генә төтен чыгып тора. Коткаручыларны каршы алган күршеләр узып баручы кешеләрнең эчтән хуҗабикәне алып чыкканнарын әйтәләр. Ут чыганагы инде үз көчләре белән сүндерелгән була.   

Янгын нәтиҗәсендә квартирга керә торган ишек янына җәеп куелган паласның беркадәр өлеше яна. Алгы бүлмәнең стенасы, түшәме өлешчә сөремләнә. Зыян күргән 1954 елгы хатын-кызны хастаханәгә озаталар.

Бу куркыныч хәл кемнеңдер махсус ут төртүе нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

     Юрий ХРЕБЕТ,                                           

Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса