Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда беренче мәртәбә Зоотехник-селекционерларның бөтенросссия конкурсы узачак

7 июньнән 11 июньгә кадәр Татарстанда «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында сөт һәм Ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2 нче бөтенроссия конкурсы узачак. Бу хакта чараны оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:«Зоотехник-селекционер - 2021» конкурсы чемпионы, «Автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән эшләү практиксы», «Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А.Кисловский исемендәге Күчмә кубок.

Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян(фермер)хуҗалыкларының зоотехника хезмәте белгечләре - төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Узган конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.

Катнашучылар үзләренең автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән эшләү һәм хайваннарның нәсел кыйммәтләрен бәяләү буенча практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест узарга тиеш булалар.

Катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр электрон почта аша кабул ителә:Rishat.Zaripov@tatar.ruТулырак мәгълүматны 8(843)221-77-58 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса