Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яңа тиз йөрешле юл төзелешенә старт бирелде

Дүрт елдан соң Мәскәүдән Казанга кадәр барып җитү автомобиль йөртүчеләрнең алты сәгать вакытын алачак.

10 июльдә Алабугада «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры проектын тормышка ашыру мәсьәләсендә фикер алышу буенча киңәшмә узды. Әлеге проектны РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин шәхси контрольгә алды.

Россия Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, “М-12” буенча конкурс процедураларының вакыты расланган инде. 10 сентябрьгә подрядчылар арасында конкурслар тәмамланырга тиеш, ә 10 ноябрьгә кадәр территорияләрне планлаштыру буенча барлык документларны килештерү ният ителә. Төзелеш вакыты сигез елдан дүрт елга кадәр кыскартылды.

“М-12” – Мәскәү-Казан трассасы проекты 2024 елга кадәр Россиянең магистраль инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына кертелгән һәм 8,5 мең километр озынлыктагы «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Ул Кытайның Шанхаеннан Алман Гамбургына кадәр сузылачак.

Проектны тормышка ашыру йөкләнгән «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат үзәгендә трассага беренче техник категория биреләчәге турында хәбәр иттеләр. Бу һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен кимендә ике полоса, бөтен озынлыкта яктырту һәм сәгатенә 130 чакрымга кадәр максималь тизлек булу дигән сүз. Автомобильләрнең каршы агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары трасса белән бер тигезлектә булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трасса юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын кимендә 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча Югары Ослан районы башлыгы киңәшчесе Зәкиулла Минһаҗев фикеренчә, булачак юл проекты эшмәкәрләрне җәлеп итә торган проект, бу безнең район территориясендә юл буендагы хезмәтләрне һәм туристик сервис оештыру өчен менә дигән мөмкинлек.

«1нче Казан пассажирлар автотранспорт предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең үсеш буенча генераль директор киңәшчесе Леонид Наумов болай дип сөйләде: «Минем өчен, транспортчы буларак, иминлек аеруча мөһим. Статистика һәлакәтләрне һәм үлем-китем санын киметү ягыннан яңа трассаның нинди нәтиҗә бирүен күрсәтә. 2030 елга яңа трассаны гамәлгә керткәннән соң, фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре саны 25 процентка кадәр кимер дип фаразлана».

Иске Тәберде авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев 12 елдан башлап аларга башкаларга караганда, бәхет күбрәк елмайгандыр, мөгаен, дип саный:

– Безнең районда зур юның башы. Чувашстан белән чиктәш. Безнең халык канәгать: МТМга кадәр бездән нибары җиде чакрым ераклык. Ә Мәскәүгә эшкә халык күп йөри. «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко сүзләренә караганда, җиңел автомобильләр өчен тариф бер километрга 2,5 сум булачак. Алай ук кыйммәт тә түгел. Хәзер Казанга да, аэропортка да керү уңайлырак.

Ә иң мөһимеэш булачак.

Чыганак: "Татарстан" Журналы

Алсу Троицкая фотосы "Автодор" ДК матбугат үзәге тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса