Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уртача алганда, татарстанлыларның эш эзләүгә ярты ел вакыты китә

Югары менеджмент өлкәсендә вакансия эзләгән һәр өч кешенең берсе аны ярты елдан артык таба алмавын белдергән.

hh.ru сайты октябрь аенда Татарстанда 20 меңнән артык вакансия барлыкка килгәнен күрсәтә.

Барлык очраклар өчен дә эш эзләү яки вакансияләрне ябуның универсаль вакыты юк: вәзгыять, профессиональ өлкәгә, регионга, башка факторларга бәйле рәвештә, нык аерылып торырга мөмкин, – дип сөйләде «HeadHunter Поволжье» матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова.

Аның сүзләренә караганда, «югары менеджмент» өлкәсендә эш эзләүче һәр өченче кеше ярты елдан да озаграк вакыт дәвамында эшкә урнаша алмавын белдерә. Якынча шундый ук вакыт җитештерү, авыл хуҗалыгы, дәүләт хезмәте, фән һәм мәгариф, куркынычсызлык һәм юриспруденция өлкәләрендә урын эзләү өчен китә.

Татарстанлыларның бик азы туризм, матурлык һәм фитнес, реклама һәм автобизнес өлкәләрендә  эшне озак эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса