ТР Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый кабул итү чарасы узачак
Ул иртәгә – 25 ноябрьгә билгеләнгән.
2020 елның 25 ноябрендә сәгать 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак. Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук 25 ноябрьгә кадәр ТР Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm Интернет-кабул итү бүлеге яки кабул итү көнендә сәгать 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр 8 (800) 350-44-72 "Кайнар линия" телефоны аша да кабул ителә.
Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе әгъзалары, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәләре хезмәткәрләре башкарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа