Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалану өчен бушлай дарулар алу тәртибе турында сөйләделәр

Препаратларны поликлиника, табиб, даруханә һәм волонтерлар ярдәмендә алырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалану өчен бушлай дару алу тәртибе турында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, препаратларны поликлиника, табиб, даруханә һәм волонтерлар ярдәмендә алырга мөмкин, дип сөйләде.

Поликлиникада пациентның чакыртуын махсус регистрга кертәләр, шуннан соң аны табибка тапшыралар һәм ул авыру янына өенә юнәлә.

Табиб, пациентның өенә килеп, пациент беркетелгән поликлиникага мәгълүматларны тапшыра, диде Яркаева.

Табиб, даруханәләрдә препаратлар булу мәгълүматларына нигезләнеп, "Таттехмедфарм"да теркәлә торган электрон рецепт яза.

Пациентка даруларны алу вакыты бер тәүлек тәшкил итә. Әгәр авыру өй шартларында дәваланса, аңа даруларны волонтерлар алып киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса