Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 59 яңа очрагы ачыкланган

Бер кешедән кала, чирне барысы да республика территориясендә йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 59 яңа очрагы теркәлгән. Бу кичәге белән чагыштырганда, 8 кешегә күбрәк. Бер кешедән кала, чирне барысы да республика территориясендә йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәдә, 54 кеше өйләрендә дәвалана», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Иң күп авыручылар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (21 кеше) керә. Авыручылар арасында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр дә күп - 15 кеше авырый, шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемнән 14 кеше чир йоктырган. Авыручылар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус белән авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, анда 42 кеше чир йоктырган. Бу күрсәткеч буенча башка миниципалитетлар арасында Яшел Үзән районы лидерлар рәтендә, анда өч кеше авырта.

Татарстанда коронавирус инфкциясе пандемиясе башланганнан алып 8816 кеше чир йоктырган. Алар арасыннан 7792 кеше (узган тәүлектә - 38 кеше) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса