Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда 38 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган

Аларның өчесе вирусны республикадан читтә йоктырган.

Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанда яшәүче өче кеше вирусны республикадан читтә йоктырган, калган очраклар аралашу юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«8 пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

18 яшькәчә – 3
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 17
50 яшьтән 60 яшькәчә – 9
60 яшьтән 70 яшькәчә – 5

70 яшьтән 80 яшькәчә – 2

Авыру очракларының иң күбе Казанда теркәлгән – монда 23 кеше авырган. Яр Чаллы, Югары Ослан, Нурлат һәм Тәтеш районнарында икешәр; Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берешәр кеше вирус йоктырган.  

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада барлыгы 7692 кеше авырган. Алар арасыннан 6 579 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 95 кеше узган тәүлектә терелгән. 

Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса