Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда 28 кеше коронавирус йоктырган

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Бүген республикада коронавирус йоктыруның 7417 очрагы теркәлде. Узган тәүлектә 28 яңа очрак ачыкланды, шуларның 1се – читтән кертелгән, 27се – элемтәләр нәтиҗәсе. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23е өйдә дәвалана», – диде спикер.

Яшь төркемнәре буенча:

Балигъ булмаганнар арасында авыручылар юк

18 яшьтән 30 яшькәчә – 1
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 3
60 яшьтән 70 яшькәчә – 10
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1

80 яшьтән 90 яшькәчә – 1 кеше

90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында шулай ук  авыручылар юк

Баш санитар табиб сүзләренчә, республикада бер тәүлектә коронавируска 6098 ПЦР-тест ясалган. Авыру кешеләр белән элемтәдә булган 750 гражданны табиблар күзәтә.

Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:

Казанда – 22

Яшел Үзәндә – 4

Лаеш районында – 1

Балык Бистәсе районында – 1

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада 20 кеше коронавирустан терелгән, дип тә өстәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса