Узган айда Бөгелмәдә 65 бала туган
Яңалыклар

Узган айда Бөгелмәдә 65 бала туган

Иң таза сабыйның авырлыгы 4500 граммнан артык.

Сентябрь аенда Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре  65 балага туу турында таныклык тапшырды.  Аларның 29ы - малай һәм 36ы - кыз. Бу хакта шәһәр ГХАТының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

– Ел башыннан барлыгы 750 бала, 383 малай һәм 367 кыз теркәлгән.

– Сентябрь аенда Бөгелмәнең 12 гаиләсе күп балалы булды, биш гаиләдә дүртенче, бишенче һәм алтынчы бала туган.

– Артем һәм Мирослав исемнәре элеккечә үк иң популяр исем булып кала бирә. Бөгелмә әти-әниләре балаларына  Анэтт, Станислав, Герман, Адриана,Игнат дигән исемнәр бирә.

– Иң таза сабыйның авырлыгы 4500 грамм. Иң кечкенә авырлыктагы  сабый  - 1450грамм.

– Иң яшь әнигә 18, иң яшь әтигә -19 яшь. Иң олы әтигә  62, ә иң олы әнигә 41 яшь.