Узган атнада Бөгелмәдә районының сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Үзәк сырхауханәнең конференц-залында җыелучыларга сәламләү сүзе белән Бөгелмә мэры Линар Закиров һәм “Бөгелмә район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рим Әмиров мөрәҗәгать иттеләр.
Шушы ук очрашуда алдынгыларны бүләкләү тантанасы да булды. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе фельдшеры Вера Леушкинага ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. Ул – үз өстендә эшли торган белгеч, даими рәвештә белем дәрәҗәсен күтәрә, һөнәри осталыгын камилләштерә, эшендә диагностиканың иң яңа ысулларын куллана. Узган ел Вера Ивановна пациентлар янына 1 187, быел 550дән артык тапкыр барган. Фельдшер Татарстанның шәфкать туташлары ассоциациясе әгъзасы булып тора, җәмәгать тормышында, һөнәри осталык конкурсларында актив катнаша, аларда призлы урыннар ала. Коллективта һәм бөгелмәлеләр арасында лаеклы ихтирам казанган зат.
Намуслы хезмәте һәм һөнәри бурычына тугрылыклы булулары өчен ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеге мөдире Батырбай Балтаев бүләкләнде. Табиб үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә карата да бик таләпчән. Алгы сызыкта эш итүче тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә кабул итү бүлеге коллективы гадәттән тыш хәлләрдәге кыенлыкларны да уңышлы уза, яңа килгән пациентларга квалификацияле ярдәм күрсәтә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына шулай ук шәһәр поликлиникасының табиб-офтальмологы Лилия Хәсәнова да лаек булды. Эш вакытында ул үзен яхшы теоретик һәм практик әзерлекле, квалификацияле белгеч буларак күрсәтте. Лилия Иршат кызы куелган максатларга ирешә белә, үз игътибары һәм күңел җылысы белән пациентларда ышанычлы мөнәсәбәт тудыра. Табибә фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда актив катнаша, үз белемен даими камилләштерү өстендә эшли.
Бөгелмә районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында Евгения Хисмәтова да бар. Медицина училищесын 1992 елда тәмамлап чыкканнан алып, ул Спас фельдшер-акушерлык пунктында патронаж шәфкать туташы булып эшли, ә 2015 елдан – бу учреждениенең мөдире. Евгения Геннадьевна белгечлеге буенча югары квалификация категориясенә ия. Профилактик прививкалар планын 100 процентка үти, авыл халкын диспансерлаштыру һәм башка вазыйфаларга җаваплы карый.
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Венера Шәрипҗанованың да 30 елдан артык һөнәри стажы бар. Ул Карабаш табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли, йөрәк-үпкә реанимациясе һәм йөрәк электродефибрилляциясе методикасына ия, өлкәннәргә һәм балаларга прививкалар ясый, карабашлылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ел саен диспансерлаштыру буенча планны тулысынча үти.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы рәвештә хезмәт династияләре вәкилләренә “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесен дә тапшырдылар. Поликлиниканың табиб-эндоскописты Равил Әхмәтҗанов, район үзәк хастаханәсенең икенче хирургия бүлегенең табиб-офтальмологы Наилә Рудык, табиб-педиатр, балалар хастаханәсенең стационар бүлеге мөдире Елена Вакуленко – мәртәбәле бүләккә ия булучылар арасында.
Руслан ВИЛДАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа