Кайбер авыруларны хастаханәгә илтергә туры килгән.
Узган атна эчендә (8 февральдән алып, 14енә кадәр) Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 710 тапкыр барган, шул исәптән балалар янына – 89 тапкыр.
326 тапкыр авыруларны кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен урынга илтеп куярга туры килгән . Шуларның 53е – бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 11е – балалар катнашында.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 32 тапкыр чыккан, шуларның 1се – балалар катнашында.